Уругвайга визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Oversil» машина компаниясе директоры Герман Солер белән эш очрашуын уздырды.
Яклар компаниянең Татарстан белән машина продукциясен алга таба мавыктыру һәм җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек потенциалы турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ААҖ «КАМАЗ», ААҖ «Соллерс» һәм ААҖ «ПО ЕлАЗ» машина төзү заводлары, шулай ук, машина компонентлары, ягулык-майлау материаллары җитештерү буенча үсүче эшханәләр Татарстанда көчле сәнәгый кластер формалаштыра.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика яңа контактларда кызыксына һәм Уругвай компанияләре белән хезмәттәшлектә зур потенциалын күрә.
Белешмә
Oversil S.A. Уругвайда Citroen S.A. (1967 елдан) һәм «Harley Davidson Motor Co.» мотоциклларын (1997 елдан) эксклюзив сатучы булып тора. Компания внедорожник, пикап, мотоцикл һәм мотороллерларда аеруча махсуслаштыра.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте