Татарстанга эш визиты белән Россия-Кытай инвестицион фондының баш вице-президенты килде

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

Кытай делегациясе составына Лей Тенг әфәндесеннән башка Шэньси провинциясенең Сиань-Саньянь шәһәренең Яңа районнар үсеше рәислеге вәкилләре керделәр. Визитны Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы оештырган.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашуда яклар «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы кысаларында хезмәттәшлек мөмкинлекләре, Татарстан-Кытай аралашуы һәм бердәм эш перспективалары буенча уртаклаштылар.

Кытай вәкилләренә регионның инвестицион потенциалы һәм мәйданнары, үсешнең приоритетлы юнәлешләре һәм республика территориясендә эшләүче чит ил компанияләренең уңышлары тәкъдим ителде. Кытай, аеруча Шэньси провинциясе белән инвестицион хезмәттәшлекне үстерү сораулары буенча да сөйләштеләр.

 

Белешмә

Россия-Кытай инвестицион фонды - Россия инвестицион фонды һәм Кытай инвестицион корпорациясе (China Investment Corporation, CIC) оештырган туры инвестицияләр фонды. Максаты – инвесторларны зур керем белән тәэмин итү. Россия-Кытай инвестицион фондының инвестицион эшчәнлеге икеяклы икътисади, сәүдә һәм инвестицион мөнәсәбәтләрне үстерүгә юнәлгән.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International