Руслан Гаттаров башлыгында регион делегациясе Татарстанның кайбер мәйданнарын карадылар һәм инвестицион өлкәдә республика тәҗрибәсе белән танышты.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге белән очрашуда кунаклар регионара һәм идарәлекләрара аралашу, сәнәгый парклар булдыру һәм үстерү сорулары турында уртаклаштылар. Чиләбе өлкәсенең инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Олег Пермяков белән яклар регионның инвестицион потенциалын алга таба мавыктыру, инвестор белән аралашу һәм инвестицион проектларны алып бару буенча уртаклаштылар.
«СМАРТ Сити Казан» проекты кунакларда күп сораулар тудырды: аларга республиканың яңа инвестицион мәйданың тәкъдим иттеләр һәм аны тормышка ашыру барышы турында сөйләделәр.
Визит кысаларында Чиләбе өлкәсенең делегациясе Иннополис, Университет «Иннополис», Казан IT-паркы һәм «Идея» технопаркын карадылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте