Яклар «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы һәм «In Park-Kazan» муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгый парк проектларының инвестицион мөмкинлекләрен алга таба мавыктыру һәм үзара табышлы хезмәттәшлек турында килештеләр.
Кул кую церемониясе бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үтте. Документ астына ААҖ «Ин Парк-Казань» Генераль директоры Константин Антонов һәм Татарстан Республикасының Үсеш корпорациясе Генераль директоры Булат Гаянов кул куйдылар.
Яклар, шулай ук, проектларны алга таба мавыктыру, киңәш бирү, инвестицияләрне җәлеп итү бердәм стратегиясен уйлап табу турында килештеләр.
Белешмә
«In Park-Kazan» муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгый парк – Столбище авылы янында 20 га территориясендә урнашкан инвестицион проект. Максаты – кече һәм урта бизнес өчен җитештерү мәйданнарын булдыру. Таш кую церемониясе 2014 елның маенда үтте, анда Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Проектның инвесторы машина йозаклары һәм капкаларны җитештерүче DoorHan компанияләр группасы булып тора. DoorHan компаниясенең Россиядә җыю җитештерүләре, шулар арасында Татарстан Республикасының Лаеш районы, Чехия һәм Кытайда бар. Кытайда алган тәҗрибәне компания Россиядә тормышка ашырырга тели.
Сәнәгый паркның территориясе 25 га тәшкил итә, анда 90 мең метр мәйданында өч бина урнашачак. Проектның кыйммәте 1 млрд сумнан артык тәшкил итә.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте