Казан янында Президент Академиясенең Җәйге кампусы ачылды

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

Форумда Россиянең 21 регионыннан иң яхшы студентлар катнаша, аларның яртысыннан артык Президент Академиясе һәм аның филиалларыннан була. Барлыгы форумга 250 кеше килде, алар арасында 30 чит ил студенты бар.

Җәйге кампус “Казан” таудан чаңгы шуу комплексында 21 июньдә ачылды. “Киләчәк мәгариф” темасы булган халыкара мәгариф форумы ачышында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ачык хөкүмәт сораулары буенча Россия министры Михаил Абызов, РАНХиГС ректоры Владимир Мау, РАНХиГС Попечительләр киңәшмәсе вәкиле, АКИГ компанияләр группасы Күзәтүче киңәшмә рәисе Виктор Толмачёв катнашты.

Попечительләр Киңәшмәсен Россиянең Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин җитәкли. Ул икенче ел җәйге кампусның фән җитәкчесе булып тора.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International