Санкт-Петербург Леонтьев үзәге вәкиле катнашуы белән “Татарстанда эш һәм яшәү” дискуссиясе “Президент Академиясенең Җәйге кампусы” халыкара мәгариф форумы эшенең бишенче көне кысаларында үтәчәк.
Җәйге кампус “Казан” таудан чаңгы шуу комплексында 21 июньдә ачылды. “Киләчәк мәгариф” темасы булган халыкара мәгариф форумы ачышында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ачык хөкүмәт сораулары буенча Россия министры Михаил Абызов, РАНХиГС ректоры Владимир Мау, РАНХиГС Попечительләр киңәшмәсе вәкиле, АКИГ компанияләр группасы Күзәтүче киңәшмә рәисе Виктор Толмачёв катнашты.
Форумда Россиянең 21 регионыннан иң яхшы студентлар катнаша, аларның яртысыннан артык Президент Академиясе һәм аның филиалларыннан була. Барлыгы форумга 250 кеше килде, алар арасында 30 чит ил студенты бар.
“Татарстанда эш һәм яшәү” дискуссиясендә Татарстан Республикасында Казанның шәһәр-иярченнәре – “СМАРТ Сити Казан” һәм Иннополис проектларын тормышка ашыру турында да сөйләшәчәкләр. Әлеге мәйданнар югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итүгә юнәлгән һәм мәйданда яшәү, ял һәм эшләү өчен уңай шартлар булдырылачак.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте