“Чистай” сәнәгый паркында креветка һәм суүсемнәрне үстерү проекты башлап җибәрелде.
“Органик табигый продуктлар” Израиль компаниясенең “Агропарк” проекты төзелешенең башлап җибәрү церемониясендә Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков катнашты.
“Чистай” сәнәгый паркында беренче чит ил резиденты булган ААҖ “Органик табигый продуктлар” заводы зәңгәр кыслаларны (мини-лобстерлар) үстерәчәк һәм агропоника белән шөгелләнәчәк.
Завод төзелешенә планлаштырылган инвестицияләр күләме якынча 760 млн.сум тәшкил итәчәк, эш урыннары саны 300 дән артачак. Проектны тормышка ашыруның беренче этабында ук компания 320 млн.сум үзләштерергә һәм 116 кешене эшкә җәлеп итергә планлаштыра.
Белешмә
«Агропоника» даими тикшерү белән бер урында һәм бер вакытта балык һәм үләнне үстерү өчен иң эффектив һәм яхшы ысул булып тора. Шундый ысул белән үлән өскә күтәрелә, мәсәлән, аквариумда балыклар йөзә, ә аның өстендә үлән үсә.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте