Игорь Шувалов Президент академиясенең җәйге кампусын карады

2014 елның 26 июле, шимбә

Президент академиясенең җәйге кампусына Игорь Шувалов килде.

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең урынбасары халыкара белем форумының катнашучылары белән заманча белем алу проблемалары, Россия икътисады үсеше һәм икътисади кризистан чыгу юллару турында уртаклашты.

Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьерыннан башка катнашучылар белән бер көн элек Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РАНХиГС ректоры Владимир Мау очраштылар.

Игорь Шувалов Татарстан Республикасының башкаласына эш визиты белән килде, аның барышында ул Президент академиясенең җәйге кампусын гына түгел, Иннополис шәһәр-иярчене территориясендә төзелеш баруын карады. Моннан башка, аның визит программасына, шулай ук, Казанның инновацион мәйданнарны карау керде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International