«Дельрус» компаниясе медицина препаратларын җитештерү буенча заводының икенче чираты төзелешенә таш куйды.
Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков һәм ЯАҖ «Дельрус» Президенты Юлай Магадеев катнашуы белән тантаналы церемония “Чистай” сәнәгый паркында үтте.
Церемониядә, шулай ук, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Чистай муниципаль районы башлыгы Ильдус Ахметзянов, ААҖ «Дельрус Татарстан» Генераль директоры Ильгиз Гатауллин катнаштылар.
Халыкара фән-җитештерү заводының икенче чираты полиолефин контейнерларда инфузион эремәләрне җитештерүен булдыруны үз эченә ала. Төрү материалы рәвешендә ватанда җитештерүче инновацион нанокомпозит материалларны кертү карала.
“Чистай” сәнәгый паркында беренче резиденты заводының беренче чираты төзелеше 2013 елның ноябрендә башланды: башлап җибәрүдән монда медицина маскалары, башлыклар, бишбармакчалар һәм сыек сабын җитештерелә.
Чистай” сәнәгый паркында «Дельрус» компаниясенең медицина препаратларын җитештерү буенча завод төзелеше проектын тормышка ашыру алты этапта – 2013 елдан 2016 елга кадәр планлаштырылган. Барлыгы булачак инвестицияләр саны – 700 млн. сум. Мөмкин булган эш урыннары – якынча 130 кеше, заводның барлык мәйданы – 540 кв. метр. Әлеге этапта җитештерүгә 60 млн. сум куелды, 20 эш урыны барлыкка килде, завод мәйданы 180 кв. метр тәшкил итте.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте