Регион министрлыгы инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча иң яхшы тәҗрибәләр буенча семинар оештырды

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану һәм бюджеттан тыш инвестицияләрне җәлеп итү аша тормышка ашырыла торган иң яхшы тәҗрибәләр кебек Россия Федерациясе субъектлары белән сайлап алынган инвестпроектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән алмашу буенча чараны Россия Федерациясенең региональ үсеш министрлыгының Бюджеттан тыш инвестицион проектлар департаменты директоры Марина Шилкина рәислеге астында үтә.

Татарстан Республикасы исеменнән Мәскәүдәге семинарда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаша. Чара барышында Тыва, Дагестан республикалары, Волгоград, Самара, Төмән һәм Кострома өлкәләренең отышлы тәҗрибәләре каралачак.

Дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану белән проектларны тормышка ашыру өлкәсендә тәҗрибә Санкт-Петербургта төзелә торган “Көнбатыш тизлекле диаметр” машина юлы мисалында каралачак. Фарсы култыгы илләрендә бизнес алып бару турында доклад белән «Россия-Гарәп эшлекле киңәшмә» Генераль директоры Станислав Янковец чыгыш ясачак. Марина Шиклина чараны Россия Федерациясенең региональ үсеш министрлыгының Бюджеттан тыш инвестицион проектлар департаменты эшчәнлеге турында сөйләчәк.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International