«СМАРТ Сити Казан» территориясендә транспорт чатын булдыру турында килешүгә кул куелды

2014 елның 15 августы, җомга

«Казанда һәм «СМАРТ Сити Казан» халыкара инвестицион технополисында транспорт чатын булдыру буенча проектларны тормышка ашыру турында» килешүгә Татарстан Республикасының Хөкүмәте һәм ААҖ «РТЮ» («РЖД») кул куйдылар.

Документ астына Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков һәм ААҖ «РТЮ» филиалы – Тимер юл вокзалы Дирекциясе рәисе Сергей Абрамов кул куйдылар.

Документ кысаларында «РВ-Казан» ачык акционер җәмгыятен булдыру карала. Ул Казанда дүрт транспорт чатын проектлау һәм төзү белән шөгелләнәчәк, алар арасында тормышка ашыру өчен инвестицияләрне җәлеп итү белән «Казан-2», «Восточный», «Компрессорный» һәм технополис «СМАРТ Сити Казан» керә.

 

Белешмә

Транспорт чаты транспорт төрләре арасында пассажирлар йөртүне оештыруын тәэмин итә. Бу урында берничә шәһәр һәм рельслы пассажир транспорт линияләр (автобус, троллейбус, электр тимер юллары) тоташтырыла. Транспорт чатының Казан шәһәрендә төп максаты – пассажирларның бер транспорттан икенче транспортка җиңел күчү белән тәэмин итү.

«СМАРТ Сити Казан» Транспорт чаты Казаннан 21 км ераклыкта урнашачак. «СМАРТ Сити Казан» Транспорт чаты проекты буенча технополисның төрле зоналары белән тоташтыручы конкорс, ябык перрон, автовокзал, тиҗәрәт зонасы, ябык кунак һәм парковкалар булачак. «СМАРТ Сити Казан» Транспорт чаты Казанны «Казан» Халыкара аэропорты белән тоташтыручы Аэроэкспресс линиясы платформасында урнашачак. Проект буенча пассажир агымы көнгә 10000 кеше планлаштырылган.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International