Россиянең инвестицияләр һәм кредитларны саклау буенча агентлык (ЭКСАР) һәм ААҖ «Татфондбанк» экспортерның акчалар әйләнешен тулыландыруга кредитны саклау буенча беренче килешүгә кул куйдылар.
Әлеге килешү кысаларында ЭКСАР Латин Америкага йөк вагоннары һәм тимер юл локомотивлары өчен запас өлешләрен сату өчен Татарстан Республикасының экспорт корпорациясен Татфондбанк белән финанслауны саклады. Сакланган контракт күләме 480 мең АКШ доллардан артык була.
Әлеге килешү кече һәм урта эшмәкәрлекнең (КУЭ) экспортка юнәлгән субъектларга ярдәм итүен тормышка ашыру кысаларында Агентлык белән уйлап табылган яңа махсус продуктны куллану белән ЭКСАРның беренче килешүе булып тора.
Продукт КУЭ субъектлары – Россия экспортерларының керүен арттыру, финанслау һәм Агентлык белән проектларны тизрәк карауны игътибарга ала. Шулай итеп, ЭКСАР банк тәкъдим иткән мәгълүмат нигезендә саклау буенча карар чыгара.
Белешмә
Россиянең инвестицияләр һәм кредитларны саклау буенча агентлык (ЭКСАР) 2011 елның октябрендә ачык акционер җәмгыяте формасында барлыкка килде. Агентлыкның төп эшчәнлеге – экспорт кредитлары буенча сәяси һәм кредит хәтәрләреннән саклау һәм сәяси хәтәрләрдән чит илләрдә Россиянең инвестицияләрен саклау аша югарытехнологияле экспортка ярдәм итү. ЭКСАРның бер акционеры Внешэкономбанк булып тора. Агентлыкның капиталы – 30 млрд. сум.
ААҖ «Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе» 06.05.2013 №3-п Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының карары нигезендә «Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карамагындагы халыкара хезмәттәшлекне үстерү буенча агентлык»ны үзгәртү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Ул «Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карамагындагы халыкара хезмәттәшлекне үстерү буенча агентлык»ның хокуклы варис булып тора.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте