Касабланка шәһәрендә (Марокко) 2014 елның 25-27 сентябрендә «Expo Halal International» хәләл ризык буенча халыкара күргәзмәсе үтәчәк. Әлеге чара Урта диңгез һәм Европа регионында хәләл ризык белән сәүдә итү үсешенә ярдәм итүгә юнәлгән.
Узган ике күргәзмәдә Марокко һәм башка илләрдән 100 дән артык компания катнашты. Күргәзмәгә, гадәттәгечә, хәләл продукция белән сәүдә алып баруда яисә җитештерүдә эшли торган авыл хуҗалыгы холдинглары вәкилләре һәм меңнәрчә эшмәкәрләр килә.
B2B форматында эшлекле очрашулардан башка күргәзмә программасына бу өлкәдә актуаль проблемаларына багышланган берничә конференция һәм түгәрәк өстәлләр керә. Күргәзмә хәләл өлкәсендә эшли торган Россия компанияләрнең кызыксынуын да тудыра ала. Анда өлкә үсешен мониторинглау һәм яңа сату базарларын табырга мөмкин.
Чыганак: Россия Федерациясенең тышкы икътисади мәгълүмат буенча бердәм портал