Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) регионнарда уңай инвестицион климат үсеше буенча иң яхшы тәҗрибәсен формалаштыруын башлады. Иң яхшы тәҗрибәләр Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат хәле милли рейтингы нәтиҗәләре нигезендә сайланачак.
Бүгенге көнгә рейтингның төп юнәлешләре буенча 5 белгечләр группалары формалашкан: электр элемтәләренә тоташтыру, төзелешкә рөхсәт алу, кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү, стимульләштерүнең финанс инструментлары, бизнес өчен институтлар.
Якын көннәрдә Россиянең иң алда баручы университетының мәйданында группалар белгечләре регион башлыклары өчен инвестицион климатны яхшыртуга багышланган семинарларны үткәрәчәкләр. Милли рейтингның иң яхшы тәҗрибәләре презентациясе 2014 елның сентябрендә булачак дип көтелә.
Чыганак: СИА