ОПОРА РОССИИ һәм Стратегик инициативалар агентлыгы «Бизнес-Успех» конкурсына гаризаларны кабул итү турында белдерделәр

2014 елның 26 августы, сишәмбе

«Бизнес-Успех» Милли эшмәкәрләр премиясенең төп максаты төрле номинацияләр буенча иң яхшы проектлар, шулай ук, система нигезендә тарату максатында региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә бизнес өлкәсенең уңышлы үсеш тәҗрибәләрен табу.

«ОПОРА РОССИИ» Бөтенроссия җәмгыяви оешма һәм «Яңа проектларны алга таба мавыктыру буенча стратегик инициативалар агентлыгы» Россиянең икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә оештырган конкурста Россия территориясендә үзенең эшчәнлеген теркәгән муниципаль оешмалар, тиҗәрәтсез һәм тиҗәрәт оешмалар, индивидуаль эшмәкәрләр катнаша ала.

Гаризаларны теркәү премиябизнесуспех.рф һәм www.opora-forum.ru рәсми сайтларында үтә. Консультация һәм гаризалар буенча сораулар белән Идел буе федераль округында «Яңа проектларны алга таба мавыктыру буенча стратегик инициативалар агентлыгы» вәкиллегенә +7(843) 524-73-83 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

 

Чыганак: СИА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International