Беренче тапкыр Россиядә бер үк вакытта төрле регионнарда сәүдә үзәкләре, гипермаркетлар, супермаркетлар идарәчеләре, брокерлар һәм массакүләм чаралар вәкилләре өчен бизнес-конференцияләр үтәчәк.
2014 елның сентябреннән ноябрьгә кадәр «Киләчәк сәүдә үзәге» темасына конференцияләр Казан, Екатеринбург, Ростове-на-Дону, Чиләбе, Пермь һәм Уфа шәһәрләрендә үтәчәк. Бизнес-чараларны Knight Frank халыкара консалтинг компаниясе ярдәмендә «Екбпромо» консалтинг компаниясе оештыра.
Конференцияләр сериясен Татарстан Республикасының башкаласы – Казан ача. Ул «Шаляпин Палас Отель» мәйданында 4 сентябрьдә үтәчәк. Анда Казанда һәм Татарстан Республикасында күчемсез сәүдә мөлкәте базары, реконцепция үткәрү кирәклегенә объектны тикшерү һәм Совет сәүдә йортларын хәзерге заманча төзү турында сөйләшәчәкләр.
Моннан башка, дискуссия сәүдә үзәкләрендә интерактив технологияләр һәм лояльлек порграммалары, геомаркетинг һәм сәүдә бүлмәләрен билгеләү, сәүдә мөлкәтенең заманча үсеше турында булачак.
Түгәрәк өстәлнең аудиториясе – сәүдә мөлкәте объектлары, девелоперлар, инвесторлар, данәләп сатылучы сәүдә челтәрләре, брокерлар, консалтинг компанияләр, массакүләм чаралар вәкилләре һ.б. Эш форматы: докладлар, презентацияләр, дискуссияләр, сөйләшүләр. Теркәү шартында компанияләр өчен керү бушсыз. Тулы мәгълүмат (343) 2-867-847, 8-922-1202056 телефоны һәм info@ekbpromo.ru e-mail буенча табарга мөмкин.
Чыганак: «Екбпромо»