Эш визиты кысаларында «Ма Тянь Лун» Синьцзян инвестицион-рәислекле компаниясе, «Кун Юань Шэн Хэ» Синьцзян халыкара сәүдә компаниясе һәм Urumqi Li ChangHeng Yuan Network Science and Technology Co.,Ltd җитәкчелегенә регионның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр һәм республиканың кайбер сәнәгый мәйданнарын күрсәттеләр.
Регионның инвестицион потенциалы, аеруча «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы кунакларга Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашуда презентацияләнде. Очрашуда җитәкченең беренче урынбасары Роберт Галиуллин катнашты.
Очрашуда «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы кысаларында хезмәттәшлек мөмкинлекләре, Татарстан-Кытай аралашу сораулары һәм бердәм эш перспективалары буенча уртаклаштылар. Делегация өчен «СМАРТ Сити Казан» мәйданына сәфәр дә оештырылды.
Белешмә
«Ма Тянь Лун» компанияләр группасының баш офисы Синьцзян-Уйгур автоном районының административ үзәгендә– Урумчида урнашкан. Компаниянең еллык әйләнеш күләме 120 млн. юань тәшкил итә. Хәзерге вакытта группага «Ма Тянь Лун» кием сату буенча компания, «Тан Чэн» Синьцзян девелопер компаниясе, Тумушук шәһәрендә урнашкан Plaza shopping «Тан Чэн» компаниясе, «Тянь Лун Сюн Ди» декоратив компаниясе керә.
Искә төшерик, 2014 елның июнендә Татарстан Республикасына эш визиты белән Кытайның Синьцзян-Уйгур автоном районы делегациясе килде. Аның составына Хөкүмәт рәисе урынбасары Ши Даган җитәкчелеге астында дәүләт һәм бизнес вәкилләре керде.
Татарстанга кунаклар регион башлыгының чакыруы белән килделәр: Рөстәм Миңнеханов Синьцзян-Уйгур автоном районын бу елның апрелендә эш визиты кысаларында карады. Республика башлыгы булуында 15 апрельдә Урумчида Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Синьцзян университеты арасында, шулай ук Татарстан Республикасынывң Сәүдә-сәнәгать пулаты һәм СУАР сәүдәгә ярдәм итү комитеты арасында хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куелды.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте