Сентябрьдә Казанда франчайзинг буенча күргәзмә үтәчәк

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

12 сентябрьдә Татарстан Республикасы башкаласында «Казан ярминкәсе» территориясендә «Күчемсез мөлкәт. Инвестицион мөмкинлекләр. Франчайзинг» халыкара махсус ярминкәсе ачылачак. Оештыручыларның берсе Россия франчайзинг ассоциациясе булып тора.

14 сентябрьгә кадәр үтәчәк күргәзмәдә компанияләр-франчайзерлар экспозициясе оештырылачак, отышлы компанияләрнең франшизаларын сайлау һәм сатып алу турында башлап җибәргән эшмәкәрләр өчен семинарлар, тәҗрибәле һәм отышлы эшмәкәрләр өчен франчайзинг системасы буенча бизнес үсеше турында семинарлар булачак.

Чара Татарстан Республикасында эшмәкәрлек активлыгын үстерү, перспектив яшьләрне бизнеска җәлеп итү һәм Россиядә франчайзинг системасын үстерүгә юнәлгән. Чарада республиканың компанияләр-франчайзерлар, башлап җибәрүче һәм эшли торган эшмәкәрләр катнаша ала.

 

Чыганак: Россия франчайзинг ассоциациясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International