Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм «Акыллы йорт» Корея ассоциациясе ният буенча протоколга кул куйдылар

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

Яклар ике як арасында «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы һәм республика территориясендә IT өлкәсе үсеше турында озак һәм үзара табышлы хезмәттәшлеккә килештеләр.

Ният буенча протоколга кул кую «Акыллы йорт» Корея ассоциациясе (Korea Association of Smart Home– KASH) Вице-президенты Ли Чхунг Хо һәм LG CNS (KASH компаниясенә керә) Тиҗәрәт директоры Ким Даё Йангның Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе җитәкчелеге белән очрашу барышында үтте.

Кунакларга Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләре һәм регионның приоритетлы үсеш юнәлешләре тәкъдим ителде. Уртаклашуның төп темасы Татарстан Республикасында «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы проектын тормышка ашыру булып торды.

Ким Даё Йанг очрашу барышында LG CNS компаниясенең «акыллы» технологияләр өлкәсендә эшләп табулар турында сөйләде. Кунаклар мәйданның яхшы урында булуын билгеләделәр һәм шундый проект «акыллы» технологияләрне куллануда һәм дөнья базарына чыгуында зур мөмкинлекләр тудыра дип белдерделәр.

Ли Чхунг Хо сүзләре буенча, Татарстанга визит алдында алар «СМАРТ Сити Казан» проектының презентациясен күрделәр һәм аның белән кызыксындылар. KASH Вице-президентының визиты максаты Казанда тормышка ашырыла торган «акыллы» шәһәр проекты белән якынрак танышу булып тора. Ният буенча протоколга кул куюдан соң кунаклар өчен “СМАРТ Сити Казан” территориясенә сәфәр әзерләнелде.

 

Белешмә

«Акыллы йорт» Корея ассоциациясе (Korea Association of Smart Home– KASH) «Smart Home» өлкәсендә дөнья лидеры булып тора. KASH төрле өлкәләрдә эшли: информацион-аралашу технологияләрдән («акыллы» йорт, «акыллы» мобиль телефоннары, «акыллы» машиналар) «акыллы» белем алу һәм «акыллы тирәлек»гә кадәр. Ассоциациянең статусы – «Интеллектуаль тирәлек белән тәэмин итү, табыш һәм милли муллыкка ярдәм итү өчен информацион технологияләрнең яшәү тирәлегенең бергә булуы». KASH «акыллы» йорт өчен экосистеманы уйлап табу 2003 елдан алып бара.

Ассоциациягә Samsung, LG, SK telecom, KT, Hyundai teelecom кебек телевизион аралашу өлкәсендә дөнья лидерлары керә. KASH Президенты Samsung Electronics компаниясенең хәзерге Президенты Пхё Хонг Вон булып тора.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International