Химия һәм нефтехимия, энергетика, авыл хуҗалыгы сәнәгате секторы, инфраструктура, нефть һәм газ, сөт продукциясе, информацион технологияләр, фармацевтика, яңартыла торган энергия чыганаклары, тукыма, белем алу, нано- һәм биотехнологияләр, саклау, күргәзмә өлкәләрендә эшли торган танылган Һиндстан компанияләре катнашуы белән Мәскәүдә 1 сентябрьдә үтәчәк.
Россия Федерациясенә эш визиты кысаларында Гуджарат (Һиндстан) штатының бизнес-делегациясен Гириш штатының министры урынбасары Чандра Мурму җитәкли. Визитның максаты Россия һәм Гуджарат штаты арасында сәүдә һәм эшлекле мөмкинлекләрен карау, шулай ук, Россия компанияләрнең 2015 елның 11-13 гыйнварьдә үтәчәк Vibrant Gujarat 2015 VI саммитында катнашу мөмкинлеге буенча уртаклашу булып тора.
«Гуджарат штатының инвестицион мөмкинлекләре» семинары 2014 елның 1 сентябрендә Мәскәүдә 10-30 сәгатьтә ( «Хилтон Ленинградская» кунакханәсендә) үтәчәк. Программага эшлекле очрашуларны оештыру керә. Презентация Гуджарат штатының икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләр турында булачак.
Һиндстан ягы хезмәттәшлектә кызыксынган Татарстан Республикасының компанияләрен семинарда катнашырга чакыра.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте