Бүген CAE Expo – Үзәк Азия һәм Россия эшмәкәрләре өчен инвестицион эшчәнлек һәм Кытай товарларын импортлау турында сораулар буенча сөйләшүләрне алып бару өчен төп мәйдан.
Экспозициядә товарларның төрле категорияләре тәкъдим ителде: татлы ризыклар һәм табигый материаллардан милли киемнәрдән югары технологияләре химик продукцияләргә кадәр, шулай ук җитештерү, инновацион технологияләр, инвестицияләрне урнаштыру һәм милли алмашуда соңгы казанышлар.
Күргәзмә белән параллель рәвештә Кытай-Евразия икътисади хезмәттәшлек буенча халыкара форум – China-Eurasia Economic Development & Cooperation Forum үтә. Күргәзмә һәм форум эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Агентлык белгечләре һәм Татарстан Республикасының экспорт Корпорациясе вәкилләре катнаштылар.
Белешмә
Урумчида Европа-Азия күргәзмәсе - the 4th China-Eurasia Expo (CAE Expo), яисә «Кытай-Евразия» 1992 елдан China Urumqi Foreign Economic Relations and Trade Fair тышкы сәүдә һәм икътисади ярминкәсеннән «үсте».
Шанхай хезмәттәшлек оешмасының вәкилләре ярминкәдә яңа сату базарларын эзли. China-Eurasia Expo Кытай, БДБ һәм Көнчыгыш Европа илләре арасында инвестицияләр һәм сәүдә үсешендә мөһим роль уйный.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте