Документка кул кую бу елның март аенда Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Гонконг шәһәренә рәсми визиты барышында барлыкка килгән килешүләрнең дәвамы булып тора.
ААҖ «Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе» һәм Гонконг сәүдә үсеше буенча киңәшмәсенең үзара килешкәнлек турында меморандумы бүген «Гонконг – Азия-Тын океан регионында сезнең корпоратив платформа» семинары кысаларында кул куелды.
Документ астына имзалар Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе Генераль директоры Айрат Назмеев һәм Европа буенча Гонконг сәүдә үсеше буенча киңәшмәсенең Региональ директоры Стивен Вонг куйдылар.
«Кортьярд Марриотт Казан»да үткән семинарны Гонконг сәүдә үсеше буенча киңәшмәсе белән бергә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе булып тора. Чарада Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать пулаты, компанияләр һәм регион эшмәкәрләре вәкилләре катнаштылар.
Семинар барышында Гонконгта Россия бизнесы өчен мөмкинлекләр һәм аспектлар турында сөйләштеләр – спикер булып Гонконг сәүдә үсеше буенча киңәшмәсенең Мәскәү вәкиллеге Генераль директоры Леонид Орлов чыгыш ясады. ИМПЭКС КОНСАЛТ (Мәскәү) салым буенча консультант, Россиянең салым консультантлары пулаты вәкиле, Европа конфедерациясенең салым консультантлары вәкиле Кирилл Бондаренко салым җыю, аларны куллану, Гонконг компанияләрен теркәү һәм хезмәт итү сораулары турында уртаклашты.
Белешмә
Гонконг сәүдә үсеше буенча киңәшмәсе (Hong Kong Trade Development Council – HKTDC) – 1966 елда барлыкка килгән рәсми орган. HKTDC тышкы сәүдә оешмасы булып тора һәм дөньяда Гонконг сәүдә компанияләре, товар җитештерүчеләре һәм сатучыларына хезмәт күрсәтә.
Аның чит ил вәкиллекләре 40 эшлекле үзәкләрдә урнашкан. Алар аша HKTDC базарларда барлыкка килгән мөмкинлекләрне карый, Гонконгтан товарларны һәм хезмәтне алга таба җәлеп итү буенча чаралар үткәрә, контактлар урнаштыра һәм базарлар һәм икътисад буенча мәгълүмат тәкъдим итә.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте