Казанда Татарстан нефть, газ һәм химия форумы ачылды

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Форум ачышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова, Төркмәнстан Премьер-министры урынбасары Баймурад Ходжамухаммедов, Россиянең Нефть һәм газ сәнәгате Президенты Геннадий Шмаль катнаштылар.

Татарстан нефть, газ һәм химия форумы Казанда 3-5 сентябрьдә үтә. Форум эшендә Россиянең 216 эшханәсе һәм 14 ил компанияләре катнаша.

Форум чаралары арасында «Нефть, газ. Нефтехимия» халыкара күргәзмәсе, «Экотехнология һәм XXI гасыр җиһазлары» күргәзмәсе, «Пластик & каучук» махсус күргәзмәсе, «Geo-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография» күргәзмәсе бар.

Форумның эш программасы кысаларында фәнни-практик конференцияләр, юл төзелеше һәм йорт төзелешендә Татарстанның химия һәм нефтехимия продукциясен куллануын киңәйтү сораулары буенча түгәрәк өстәлләр үтәчәк. Шулай, форумның беренче көнендә аның мәйданында «Төзелештә химия һәм нефтехимия продукциясен куллануын киңәйтү» түгәрәк өстәле һәм «Авыр алучан һәм гадәт булмаган углеводлар запаслары: тәҗрибә һәм прогноз» халыкара фәнни-практик конференциясе үтте. Ике чарада республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов актив катнашты.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International