Ике көнлек эш визиты (2014 елның 8-9 сентябрь) белән бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнамга килде.
Визит кысаларында регион җитәкчелегенең Вьетнам Мәгариф һәм кадрлар әзерләү министрлыгы, Вьетнам сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, Вьетнам эшлекле даирәләр вәкилләре, Вьетнам Сәүдә-сәнәгать пулаты җитәкчелеге белән очрашулар, Россия-Вьетнам тропик фәнни-тикшеренү һәм технологик үзәкне карау планлаштырылган. Татарстан Президенты, шулай ук, Чит илләр белән дуслык Вьетнам берләшмәсе вәкилләре белән очрашачак дип көтелә.
Татарстан Республикасының делегациясе составына Татарстан Республикасы Президентының ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кабиров, Сәүдә-сәнәгать пулатының рәисе Шамиль Агеев керде.
Президент белән бергә Вьетнамга Татарстанның эре сәнәгый оешмалары, алар арасында ААҖ «КАМАЗ», «Казан вертолет заводы», Яшел Үзән заводы, «Татхимфармпрепараты» вәкилләре килделәр.
Чыганак: Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте