Татарстан делегациясе Ханой шәһәрендә Россия-Вьетнам тропик фәнни-тикшеренү һәм технологик үзәген карадылар

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре өчен презентация үткәрделәр, аның барышында үзәкне булдыру һәм анда үтүче тикшеренүләр турында сөйләделәр. Үзәк 1987 елда барлыкка килде, Хошимин һәм Вьетчи шәһәрләрендә ике бүлеге бар.

Тропик үзәк тропик экология, тропик медицина, тропик материаллар карау юнәлешләрендә эшли. Татарстан Республикасының вәкилләренә үзәктә барлыкка килгән тирә юньне карау лабораториясе һәм аны заманча җиһазлар белән җиһазландыру турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында, Татарстанның  экспортка юнәлгән регион булганга күрә, шундый тикшеренүләр кызык һәм файдалы булып тора дип билгеләде. Аның сүзләре буенча, Татарстан пластмасса, машина төзү, көймә төзү сәнәгате продукциясе, вертолетлар, радиоэлектроника, оптика, башка техниканы җитештерә. Техника, мехнизмнарны кулланганда тропиклар шартларында эш үзенчәлекләрен игътибарга алырга кирәк һәм сатылган продукция куллану өчен яраклы булырга тиеш дип билгеләде.

Татарстан Президенты республиканың сәнәгый оешмаларының яңа сату базары, алар арасында тропик илләр сату базарлары барлыкка килүендә кызыксынуын ассызыклады. Безгә тропик үзәк белән хезмәттәшлекне билгеләргә кирәк дип билгеләде.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International