Татарстан Республикасының Президенты Radiance Hospitality Group белән очрашты

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Рөстәм Миңнехановның Radiance Hospitality Group Малайзия Генераль директоры Йи Пох Леонг белән очрашу регион башлыгының Сингапурга визиты кысаларында үтте.

Очрашуда, шулай ук, Татарстан Республикасы Президентының халыкара сораулар буенча ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Йи Пох Леонг «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы территориясендә Radiance Hospitality Group проектларын тормышка ашыру барышы турында уртаклаштылар: Сингапур компаниясе мәйданда өч проект тормышка ашыра – Менеджмент һәм кунакчыллык университеты, кунакханә-офис үзәге һәм апарт- отель. 180 млн. долларга Radiance Hospitality Group белән инвестицион килешү 2013 елның 3 октябрендә V Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2013) барышында барлыкка килде.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International