Indorama Сингапур компаниясе Татарстан Республикасы территориясендә заводны булдыруда кызыксыну турында белдерде

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе белән Сингапурда үткән очрашуда полимер җитештерү буенча дөньяда зур җитештерүчесе элекке Советлар Союзы илләре, алар арасында Россия Федерациясендә үзенең булуын киңәйтү планнары турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов Indorama компаниясенә республикага хезмәттәшлек турында детальле тәкъдимнәр юнәлдерергә тәкъдим итте, ә Татарстан ягы үз чиратнда Татарстанның чималы, транспорт инфраструктурасы мөмкинлекләре һәм башка сораулар буенча презентация ясачак дип республика башлыгы ассызыклады.

«Сезнең компания бик җитди һәм уртак кызыксынулар табырга яхшы булачак», - дип Татарстан Республикасы Президенты очрашуда билгеләде.

Бу елның март аенда компания вәкилләре Татарстан Республикасына визит белән килделәр, аның барышында «INVEST in TATARSTAN» II Халыкара кышкы форумы мәйданында Татарстан Хөкүмәте башлыгы  Ильдар Халиков белән очрашу узды.Очрашуда Indorama компаниясенең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек сораулары каралды.

 

Белешмә

Indorama Сингапур компаниясендә 23 илдә 56 нефть, газ һәм химия эшханәләре бар. Группаның җитештерү күәте елга 10 млн. тонн төрле нефтехимия продукциясе булып тора.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International