Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында «Invest in Tatarstan» аерым сессиясе үтте

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе Сингапур вәкилләренә Россия Федерациясенең иң икътисади үсеш алган регионнарның берсенең мөмкинлекләре һәм потенциалын тәкъдим итте.

Республиканың инвестицион потенциалы презентациясен катнашучыларга Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ясады. Иннополис шәһәр-иярчене проектын Татарстан Республикасының  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, икътисад, иҗтимагый өлкә үсеше, дәүләт белән идарә итүдә дәүләт тәҗрибәсе соңгы елларда Татарстанның үсешенә тәэсир итте.

Татарстан Президенты Сингапурда беренче тапкыр булып,  уңышның нигезендә кешеләр булуына ышанды дип сөйләде.

“Сингапурның өстенлеге конкурентлы кешеләрне булдыручы тирәлек барлыгыннан гыйбарәт, - дип республика башлыгы уртаклашты. – Без моннан күп нәрсә алдык, һәм бу гади сүзләр генә түгел – Татарстанның бөтен министрлыклар, идарәләр, муниципаль оешмалар башлыклары монда укыды. Сингапур - көч кую, системлы эшләүнең нәтиҗәлеккә китерүен күрсәтүче мисал.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International