«Балтач Хәләл-2014» катнашучыларына «Казахстанның Хәләл Индустриясе» Ассоциациясе рәисе Марат Сарсенбаев кушылды

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Регионара сәүдә ярминкәсе 13 сентябрьдә «Балтач» Хәләл индустриаль паркы территориясендә ачылачак.

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык министрлыгы, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Балтач муниципаль районы ярдәмендә «Хәләл» (НП «НАСИХ») индустриясенең милли ассоциациясе һәм «EURO-ASIA Expo» оештыра.

Ярминкәдә Татарстан, Марий-Эл, Киров өлкәсе һәм башка Россия регионнарының хәләл продукция җитештерүчеләре булачак. Ашамлыклар белән бергә сәүдә мәйданнарында декоратив-кулланма сәнгате, кием, косметика, бүләк, өй өчен товарлар һәм башка булачак. Ярминкә программасында, шулай ук, фирмалар һәм товарлар презентациясе, мода күрсәтү, иң тәмле пловка конкурс һәм артистларның чыгышлары планлаштырылган.

«Казахстанның Хәләл Индустриясе» Ассоциациясе рәисе Марат Сарсенбаев белән бергә ярминкә эшендә Ассоциациянең Алматы филиалы директоры Канат Ажибаев катнашачак.

«Балтач Хәләл-2014» регионара сәүдә ярминкәсе 2014 елның 13 сентябрьдә түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Татарстан Республикасы, Балтач районы, Полевая урамы, 1 – ХИП “Балтач”. Ярминкә 10.00 башлана. Рәсми ачыш 12.00 башлана.

 

Рәхим итегез!

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International