Казанда «Global village on the move» Халыкара мәктәбе үтә

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

«Татарстанда бизнес алып бару» панель дискуссиясендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин чыгыш ясады.

«Global village on the move» – Казан милли тикшеренү технологик университетының Лихай Университетының Ли Якокк институты белән Россиянең нефть, газ һәм химия секторында халыкара бизнесны үстерү, шулай ук, лидерлык, компанияләрдә командада эшләү күнекмәләре буенча бердәм проект.

Программада катнашучылар арасында халыкара бизнесны үстерү, лидерлык, инновацияләрне коммерциализацияләү һәм Татарстан Республикасы белән үзара табышлы хезмәттәшлек мөмкинлекләре белән кызыксынган «Santa-Rita Care Nursing Home», «TRACIA TRADING AG», «HELLENIC VEHICLE INDUSTRY S.A.», «Nolands Advisory Services Africa (Pty) Ltd», Rantalainen Oy Helsinki» һәм башка компанияләрнең җитәкчеләре, аудиторлар, менеджерлар бар.

Халыкара мәктәпнең эшлекле программасы панель дискуссияләрне үз эченә ала. Анда мөмкин булган инвесторларга һәм чит ил партнерларга республиканың инвестицион потенциалы һәм инфраструктурасы, Татарстанда бизнесны алып бару мөмкинлекләре һәм шартлары тәкъдим ителәчәк. Бөтен чаралар Халыкара мәктәптә инглиз телендә үтә.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International