«Балтач Хәләл-2014» тә Марий Эл делегациясен республиканың икътисади үсеш һәм сәүдә министры урынбасары Маргарита Лежнина җитәкли

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Балтачта үтәчәк Регионара сәүдә ярминкәсенә якын регионнардан якынча 20 «хәләл» индустриясендә җитештерүчеләр киләчәк.

Марий Эл Республикасының сәүдә мәйданнарында кош ите, яшелчә, җиләк-җимеш, бал, сөт, балык һәм ит продукциясе, чәй, ипи, ипи, икмәк-булка, татлы ашамлыклар һәм колбас эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә кунакларына, шулай ук, җидәк-җимеш культуралары, оекбаш продукциясе, торфобрикетлар һәм эчемлек тәкъдим ителәчәк. Марий Эл һөнәрчеләре «Балтач Хәләл-2014» кә «Шурале бабай» массаж тәпкәләр, чүкеп ясалган әйберләр һәм севенирлар алып киләчәкләр.

Регионара сәүдә ярминкәсе «Балтач Хәләл-2014» кә Марий Эл делегациясен җитәкләүче Маргарита Лежнина белән бергә «Мари-Турек муниципаль районы» ( Татарстан Республикасының Балтач районы белән чиктәш) администрациясе башлыгының урынбасары Лариса Ложкина киләчәк.

 

Рәхим итегез!

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International