China-Eurasia Expo 2014 кысаларында Татарстан күргәзмә стендында халыкара компанияләр белән сөйләшүләр үтте

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Урумчида үткән Европа-Азия күргәзмәсендә - the 4th China-Eurasia Expo (CAE Expo) Татарстанның күргәзмәсен Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе оештырды.

China-Eurasia Expo 2014 га Кытайның Синьцзян-Уйгур автоном округындагы Урумчи шәһәренә регион делегациясе Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов башлыгында килде.

Делегация составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе вәкилләре, Туризм буенча Татарстан Республикасының дәүләт комитеты рәисенең урынбасары Лиана Саетова, Татарстан Республикасының Дрожжан районы башлыгының икътисад һәм инвестицияләр буенча киңәшчесе Лилия Даутова, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык министрының урынбасары Марат Зяббаров, регион оешмаларының җитәкчеләре керделәр.

2014 елның 1 сентябреннән 6 сентябрьгә кадәр үткән күргәзмәдә Татарстан күргәзмә стенды кысаларында халыкара компанияләр белән очрашулар, регионның инвестицион потенциалы презентацияләре үтте, хезмәттәшлекне үстерү сораулары каралды.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International