Istanbul Finance Summit (IFS) вакыйгасында Төркия Премьер-министры Али Бабаджан һәм Төркия финанслар министры Мехмет Шимшек чыгыш ясады.
Чарада финанс дөньясының лидерлары, танылган икътисадчылар, белгечләр, бизнесменнар катнаша. Алар бөтендөнья финанс системасының проблемалары турында уртаклашачаклар. Алар арасына венчур фондлары, инвестицион банкинг, финанслауның инновацион ысуллар, инфраструктура үсеше, капитал базарлары бар. Шулай ук, катнашучылар үзенең илләре һәм компанияләренең тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.
Татарстан Республикасыннан саммитта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаша.
Халыкара финанс саммиты (IFS) 15-16 сентябрьдә үтәчәк. Istanbul Finance Summit ның төп темасы – «Инновацион финанслар». Үзәк банкы, Истанбул биржасы һәм казначейлык секретариаты оештырган саммитта күп сәясәтчеләр катнашачак дип көтелә. Узган елда саммитта 52 илдән 64 вәкил чыгыш ясады.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте