Казанга Халыкара сәүдә үзәге делегациясе килде

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Делегация составына Үзәк Азия һәм Көнчыгыш Европа илләре белән эш буенча бүлеге башлыгы Елена Бутримова һәм Үзәк Азия һәм Көнчыгыш Европа бүлегенең программалар координаторы Армен Заргорян керде.

Халыкара сәүдә үзәге (International Trade Center – ITC) делегациясенең визиты 17-19 сентябрьдә үтәчәк. Бу көннәрдә ITC вәкилләренең Татарстан Республикасының министрлыклары һәм идарәлекләр җитәкчеләре белән очрашулар планлаштырылган.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе Генераль директорының беренче урынбасары Айдар Абдрахманов белән очрашуда хезмәттәшлек һәм информацион алмашу турында сөйләштеләр. Шулай ук импорт алыштыру, экспорт үсеше һәм бердәм эш юнәлешләре турында уртаклаштылар.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International