Татарстан Республикасының делегациясен «Сочи-2014» форумында Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков җитәкли.
Татарстан делегациясе составына Премьер-министр урынбасары, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кабиров керде.
Татарстан Республикасының Премьер-министры Сбербанкның «эшлекле иртәнге ашы», форумның пленар утырышларында катнашачак. Утырышта Россия Федерациясенең Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев катнашачак дип планлаштырыла.
Халыкара инвестицион форумның күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасының стенды бар.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте