Россия ислам институтында ислам банкингы буенча семинар башланды

2014 елның 20 сентябре, шимбә

Семинарны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә Россиянең ислам икътисады һәм финанслар үзәге оештыра.

Ислам банкингы буенча семинар 20 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр үтәчәк. Беренче өч көн Россия ислам институтында үтәчәк. Соңгы көндә – 23 сентябрьдә – катнашучылар Шаляпин Палас Отель»дә үтәчәк «Россия Федерациясенә ислам банкингын кертү» түгәрәк өстәлендә очрашачаклар.

Алматы шәһәренең Региональ финанс үзәгенең үсеш департаменты ислам финанслау рәислегеһәм Казакъстан Республикасының Милли Банкының ислам финанслау башлыгы Тимур Омаров һәм Казакъстан Республикасының иң зур ислам банкы «Al Hilal» Финанс директоры Айдын Таиров лекцияләрне укыйлар.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, тыңлаучылар алдында чыгыш ясаганда, Казакъстанның ислам финанслау өлкәсендә актив эшен билгеләде. 2009 елда Казакъстанда ислам финанслау буенча канун чыкты, 2010 елда «Al Hilal» беренче ислам банкы ачылды.

Ислам финанс продуктларның үсешендә Татарстан Республикасы да кызыксынган. Регионда уңыш белән Татарстан халыкара инвестицион компаниясе, Евразия лизинг компаниясе, «Амаль» финанс йорты эшли. Татарстанның Ак Барс банкы 2013 елның азагында үзенең икенче «мурабаха» килешүен ясады.

Семинарның алдагы ике көнендә ислам икътисады, ислам финанслау өлкәсендә төп банк продуктларның кануннары һәм халыкара тәҗрибәсен карау турында сөйләшәчәкләр.

 

Белешмә

Ислам банкингы банк эшендә яңа булып тора. Теләсә кайсы инновацияне алсак, ислам банкингы гадәт булып кергән инструментларга караганда күбрәк керем бирә, дөньяда ислам финанс оешмаларның активлары 2 трлн. доллар тәшкил итә һәм елга якынча 15% ка үсә, ә керем буенча ул традицион активларга бирелерми. Дәүләт финанс институтларына ярдәм иткән илләрдә һәр елны ислам финанс активлары 30% ка үсә. Ислам финанс институтлары күп төрле илләрдә үсеш ала, алар арасында АКШ, Австралия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре бар.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International