Казанда ислам финанслау буенча түгәрәк өстәл үтәчәк

2014 елның 20 сентябре, шимбә

«Россия Федерациясенә ислам банкингын кертү» дискуссиясе Россия ислам институтында үтүче ислам банкингы буенча өч көнлек семинарның тәмамлады.

Семинарны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә Россиянең ислам икътисады һәм финанслар үзәге оештыра. Россия ислам институтында семинарлар 20-23 сентябрьдә үтәчәк һәм банк һәм салым кануннары, ислам финанс системасының үзенчәлекләре, ислам финанс продуктларны куллану тәҗрибәсе, аларның үсеш перспективалары һәм бу өлкәдә халыкара тәҗрибәсе турында булачак.

Алматы шәһәренең Региональ финанс үзәгенең үсеш департаменты ислам финанслау рәислегеһәм Казакъстан Республикасының Милли Банкының ислам финанслау башлыгы Тимур Омаров һәм Казакъстан Республикасының иң зур ислам банкы «Al Hilal» Финанс директоры Айдын Таиров лекцияләрне укыйлар.

23 сентябрьдә үтәчәк «Россия Федерациясенә ислам банкингын кертү» дискуссиясе «Шаляпин Палас Отель»дә булачак. Түгәрәк өстәл иртәнге 10 сәгатьтә башланачак.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International