Татарстан Республикасында «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» заводы ачылды

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

«Kastamonu» Төркия группасының Европада МДФ-панельләр һәм агач идән каплауларны чыгару буенча иң зур агач эшкәртү заводы бүген «Алабуга» махсус икътисади зона территориясендә ачылды.

Завод Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков, Төркия Республикасының Татарстан Республикасының су байлыклары һәм урман хуҗалыгы министры, сәнәгать министры урынбасары Версель Эроглу, «Хаят холдинг» компаниясе Президенты Ахмет Яхья Кыгылы булуында ачылды. Тантаналы церемониядә, шулай ук, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Россия Федерациясенең сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Георгий Каламанов һәм башка Төркия компанияләр вәкилләре катнаштылар.

Хәзерге моментка тормышка ашырылган проектның беренче этабы 300 млн. доллар тәшкил итте һәм елга 475 мең куб метр МДФ һәм 20 млн. квадрат метр идән каплауларын җитештерүне планлаштыра. Шундый күрсәткечләр белән әлеге завод Европада иң зур булып тора. 2016 елга, икенче этапта, елга 725 мең куб метр күәте белән ДСП, 2017-2018 елларда елга 500 мең куб метр күәте белән ОСП җитештерүен җибәрү планлаштырыла.

Җитештерү өчен чимал булып Татарстанның түбәнсортлы агач булып торачак. 80% продукциясе Россиядә сатылачак, Азия һәм Көнчыгыш Европа илләренә экспортка барачак. Церемониядә оешманың еллык әйләнеше перспективада 170 млн. доллар тәшкил итәчәк, 2500 эш урыннары барлыкка киләчәк.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International