Региональ инвестицион стандартны кертү проекты тормышка ашырылачак субъектлар группасына сентябрь аенда Алтай Республикасы, Иркутск һәм Иванов өлкәләре кушылды.
2014 елның 30 сентябренә Россия Федерациясенең 51 регионында инвестицияләрне җәлеп итү һәм инвесторлар белән эш итү өчен кирәк булган минималь шартлар булдырылды. Тагын 9 регионда Стандартның 12 дән 14 кә кадәр кагыйдәләре кертелде.
Чыганак: СИА