Татарстан Республикасының делегациясе Даниягә эш визиты белән килде

2014 елның 10 октябре, җомга

Дания корольлеге башкаласы – Копенгаген шәһәренә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов бер көн элек килде.

Ике көнлек эш сәфәрендә регион башлыгы белән бергә Татарстан Республикасының ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык, архитектура һәм төзелеш министры Ирек Файзуллин, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кабиров булдылар.

Дания башкаласында булганда Татарстан Республикасының Президентының Дания сәнәгый компанияләр җитәкчеләре белән очрашулар планлаштырылган. Мәсәлән, «Данфосс», «Хальдор Топсе» компанияләренең  топ-менеджменты, шулай ук, Дания Тышкы сәүдә буенча чит эшләр министрының урынбасары Сьюзанна Хюлделунд, Gehl Architects компаниясенең директоры Генриетта Вамберг белән очрашачак. Рөстәм Миңнеханов Копенгаген шәһәр тирәлеген үзгәртү өлкәсендә инфраструктур тәҗрибәсе презентациясендә катнашачак.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International