Копенгагенда Дания тышкы сәүдә буенча чит ил эшләре министры урынбасары белән очрашу үтте

2014 елның 10 октябре, җомга

Сьюзанна Хюлделунд һәм Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов эш контактлары һәм киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы делегациясенең Даниягә визитының төп максаты – Копенгагенның шәһәр тирәлегенең трансформациясе өлкәсендә инфраструктур тәҗрибәсен өйрәнү. Регион башлыгы ассызыклаганча, Татарстан Gehl Architects Дания компаниясе белән актив аралаша, республика территориясендә «Роквул», «Хальдор Топсе», «Данфосс» Дания компанияләре эшли.

«Дания һәм Татарстанда яхшы контактлар, эшлекле аралашулар урнашкан, һәм перспективада бу безгә үзара табышлы проектларны алып киләчәк дип ышанам», - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады.

Дания тышкы сәүдә буенча чит ил эшләре министры урынбасары Сьюзанна Хюлделунд, юл төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм эшкәртү өлкәләрендә файдалы була алачак хезмәттәшлекне билгеләп, әлеге визит Дания һәм Татарстан бизнес оешмалары вәкилләре арасында тагын да якын мөнәсәбәтләрне тудырачак дип өметләнде.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International