Айрат Назмеев экспорт үсешенә инвестицияләү сораулары буенча уртаклашуда катнашты

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

«Төзөлеш экспертизасы» (рус. «Строительная экспертиза») компаниясе инициативасы буенча оештырылган һәм ААҖ «Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе» Генераль директоры катнашуы белән «Экспорт үсеше, экспорт үсешенә инвестицияләү» темасына түгәрәк өстәл Мәскәүдә үтте.

Тем тышкы базарларда ватан продукциясенең конкурентлылыгын арттыру һәм Россия икътисадының диверсификацияләүгә булыша торган экспортка ярдәм итү буенча дәүләт чараларының махсус актуальлеге булуына күрә билгеләнде.

Анда, шулай ук, Россия Федерациясе территориясендә инвестицион проектларга инвестицияләрне җәлеп итү, Куба белән хезмәттәшлек итү буенча уртаклаштылар һәм 2014 елның 29-30 октябрендә Хайнань утравының Санья (Кытай) шәһәрендә үтәчәк Кытай-Россия икътисади һәм инвестицион форумы презентациясе үтте.

Түгәрәк өстәлдә Шанхай хезмәттәшлек оешмасының Эшлекле клубының халыкара икътисади хезмәттәшлеккә ярдәм итү буенча тиҗәрәтсез партнерлык директорының беренче урынбасары Василий Исаул, ҖЧҖ «Төзөлеш экспертизасы» Генераль директоры урынбасары Андрей Феськов чыгыш ясадылар.

Түгәрәк өстәл тәмамланганда яклар хезмәттәшлек, аралашу һәм мәгълүмат белән алмашу турында килешүгә кул куйдылар.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International