Талия Миңнуллина Кубага эш визиты белән килде

2014 елның 7 ноябре, җомга

Составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе  кергән регион делегациясен Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Куба Республикасына визит максаты FIHAV 32-нче Халыкара Гавана Ярминкәсендә Россия экспозициясе ачышы церемониясе һәм Россия көнендә катнашу булып тора. Моннан башка Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының делегациясе Куба Министрлыклар Киңәшмәсе рәисе урынбасары  Рикардо Кабрисаc, Куба Республикасының тышкы сәүдә һәм инвестицияләр министры Родриго Мальмерк, Куба туризм министрының беренче урынбасары Алексис Трухийо Морехон һәм Куба сәнәгать министры Сальвадор Пардо Круз, шулай ук 80-нче елларда Татарстан Республикасы институтларында укыган Куба студентлары белән очрашулар үткәрделәр.

«БиоКубаФарма» Геннар инженериясе һәм биотехнологияләр үзәгендә Татарстан Республикасының кунакларына В гепатитына каршы вакцина җитештерелгән биопрепаратлар җитештерү лабораториясе һәм үзәк буенча экскурсияне үткәрделәр.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International