Татарстан Республикасының стенды FIHAV Халыкара Гавана ярминкәсендә тәкъдим ителде

2014 елның 7 ноябре, җомга

Ярминкәнең тантаналы ачыш церемониясендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

FIHAV Халыкара Гавана ярминкәсе Куба башкаласында 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Expocuba  күргәзмә үзәге территориясендә үтә. Аны Куба Республикасының Тышкы сәүдә министрлыгы, Чит ил инвестицияләре һәи хезмәттәшлек министрлыгы, Сәүдә палатасы оештыра. Бу Латин Америкада иң зур күргәзмә-ярминкә чараларының берсе булып тора. Һәр елны анда якынча 60 илдән 2 мең компания катнаша.

Россия экспозициясендә Татарстан Республикасы ААҖ «КАМАЗ», ААҖ «Татхимфармпрепараты», ААҖ “Казан вертолет заводы”, шулай ук биш кече оешмалар  тәкъдим итте. Регионның стендын Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе оештырды.

FIHAV 2014 тә, шулай ук, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия-Куба. Алга һәм бергә» Бизнес-форумы ачышы церемониясендә чыгыш ясады.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International