Татарстан һәм Куба хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

2014 елның 7 ноябре, җомга

Килешүләргә FIHAV 32-нче Халыкара Гавана ярминкәсендә Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасының делегациясе эше барышында кул куелды.

Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Куба Республикасында Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Камынин булуында Казан Дәүләт Университеты (КФУ) Гавана Университеты һәм Куба Геннар инженериясе һәм биотехнологияләр үзәге белән килешүгә кул куйдылар. КФУ ягыннан документ астына КФУ ректоры Ильшат Гафуров кул куйды.

Шулай ук Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Куба Сәүдә палатасы килешүгә кул куйдылар. Документ астына Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агеев һәм Куба Сәүдә палатасы президенты Орландо Гильен кул куйдылар.

Хезмәттәшлек буенча меморандумга Идел буе Физик мәдәният, спорт һәм туризм дәүләт академиясе һәм Куба спорт, физик мәдәният һәм ял Милли институты кул куйдылар.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International