Татарстан Республикасының делегациясен Колумбия башкаласына – Богота шәһәренә ике көнлек визит барышында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.
Колумбиягә визит кысаларында «Трансмиллениум» (Transmilenio s.a.) компаниясе офисына танышу визиты үтте, анда Татарстан делегациясенә Боготаның иҗтимагый транспорт системасын тәкъдим иттеләр, Колумбиянең сәнәгый эшханәләр Ассоциациясе (ANDI) президенты Брюс Мак Мастер һәм Колумбиянең чит ил эшләре министрының вазифаларын алган Патти Лондоньо ханым белән очрашулар үтте.
Колумбия-Россия сәүдә палатасы офисында үткән очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина регионның инвестицион потенциалын күрсәтте. Презентация кысаларында Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының территориясендә җитештерү күәтләрен урнаштыру өчен сәнәгый мәйданнар, инвестицион климат, эш базары, салым преференцияләре, экспорт сәясәте перспективалары һәм Колумбия белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләде.
Визит нәтиҗәләре буенча Колумбия вәкилләре бердәм эшкә кызыксынуны билгеләделәр һәм 2015 елның икенче яртысында Татарстан Республикасына Колумбия эшлекле даирәләренең бизнес-миссияләрен оештыру турында килешүгә җиттеләр.
Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов булуында Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Колумбия-Россия сәүдә палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Колумбия-Россия сәүдә палатасы ягыннан аның президенты Оскар Билли Лопес Боланьос һәм Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агеев документ астына кул куйдылар.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте