Haier техник группасы КИП «Мастер» мәйданында эшли

2014 елның 7 ноябре, җомга

12 кеше составында Кытай җитештерүчесе вәкилләре 31 октябрьдән ноябрьнең уртасына кадәр  КИП «Мастер» территориясендә Haier җитештерү мәйданнарының техник инжинирингын үткәрәчәкләр.

Искә төшерик, Кама индустриаль паркы территориясендә Кытай компаниясенең суыткычларын җитештерүен урнаштыру турында килешүгә «Invest in Tatarstan» II Халыкара кышкы форумында үткән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Коллегиясе барышында кул куелган. Татарстанда Haier җитештерүен урнаштыру турында сөйләшүләр ике ел буе бардылар. Проектка инвестицияләр күләме 2 млрд. сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасы территориясендә Haier җитештерүен локализацияләү түбәндәгене рөхсәт бирәчәк: проектны тормышка ашыруның беренче этабында 350 һәм икенче этапта 400 гә кадәр югары җитештерүчән эшлекле урыннарны булдыру; 60 млн. доллар туры чит инвестицияләрне җәлеп итү; Татарстан Республикасы бюджетына керем кертүен тәэмин итү; югары технологик продукция җитештерүен арттыру (елга 250 мең суыткычны беренче этапта һәм икенче этапта 500 меңгә кадәр арттыру); Россия регионнары һәм Бердәм таможня берләшмәсе илләренә продукцияне экспортлау; аутсорсинг буенча компонентлар җитештерүчеләрен заказлар белән тәэмин итү рәвешендә Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес үсеше өчен тагын бер өлкәне булдыру – беренче этапта компонентларны локализацияләү дәрәҗәсе 40% һәм икенче этапта 60-70% ка кадәр арттыру булачак.

Татарстан Республикасында Кытай җитештерүчесенең җитештерүен локализацияләүне проекты Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы алып бара.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International