Казанда «Идел буе федераль округында дәүләт-шәхси партнерлык проектларын оештыру» темасына семинар үтәчәк

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының  инвестицион үсеш агентлыгы һәм Внешэкономбанк дәүләт корпорациясе 2014 елның 26 ноябрендә «Үсеш институтлары ярдәмендә тормышка ашырыла торганинвестиционпроектларның белгечләр-катнашучыларны әзерләү» проекты кысаларында «Идел буе федераль округында дәүләт-шәхси партнерлык проектларын оештыру» темасына семинар үткәрәчәк.

Семинарда регионның махсус дәүләт органнары белгечләре, дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану белән проектларны тормышка ашыруын планлаштырылган бизнес һәм муниципаль оешмалар вәкилләре катнашачаклар.

Чара кысаларында Внешэкономбанк группасы ягыннан ДШП проектларына ярдәм итүнең төп принциплары, шулай ук ДШП механизмнарын куллану белән проектларны тормышка ашыру үзенчәлекләре каралган.

Семинарда Внешэкономбанк группасына керә торган Внешэкономбанк бүлекләре вәкилләре, алда баручы консалтинг оешмалары, шулай ук Внешэкономбанк финанс катнашуы белән инвестицион проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе булган компанияләр чыгыш ясачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International