Семинарны ачканда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын дәүләт һәм муниципаль инфраструктураны булдыру һәм дәүләтнең социаль сәясәтен тормышка ашыруда куллануының мөһимлеген ассызыклады.
Семинарда Внешэкономбанк бүлекләре, алда баручы консалтинг оешмалары белгечләре, шулай ук Внешэкономбанк финанс катнашуы белән инвестицион проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе булган компанияләр вәкилләре чыгыш ясадылар.
Семинар барышында дәүләт-шәхси партнерлык проектларның төрле аспектлары каралды: юридик, оештыручы, икътисади аспектлар, ДШП модельләрен куллану схемалары буенча уртаклаштылар. Санкт-Петербург һәм Түбән Новгород өлкәсендә тормышка ашырылган ДШП проектлары мисалында проектларны алып бару сораулары каралды.
Моннан башка, Внешэкономбанк вәкилләренең чыгышларында банкның ДШП проектларына ярдәм итүнең төп принциплары презентацияләнде.
Семинарның соңгы өлешендә ААҖ “Проектлы финанслау федераль үзәге” белгечләре белән видеоконференция үтте. Аның барышында инфраструктура үсеше һәм территорияләрнең комплекслы үсеше өчен ДШП куллану сораулары каралды.
Үткән семинар дәүләт-шәхси партнерлык буенча 2014 елда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы үткәнгән өченче семинары булып тора. Дәүләт хезмәткәрләре һәм бизнес вәкилләрен ДШП проектлары белән идарә итүгә өйрәтү мөһимлеген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның 1 мартында үткән Татарстан Республикасының Инвестицион киңәшмәсе утырышында билгеләде.
Инвестицион өлкә үсеше сораулары буенча укыту семинарларын оештыру Агентлыкның иң мөһим бурычларының берсе булып тора.