Мәскәүдә Төркия һәм Россия эшмәкәрләре өчен Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы презентациясе үтте

2014 елның 29 ноябре, шимбә
2014 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия һәм Төркия эшмәкәрләре Ассоциациясе арасында аралашу буенча килешүгә кул куелды. Документ астына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Ассоциация рәисе Наки Карааслан кул куйдылар. Чарада Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, Төркиянең Россия Федерациясендә Гадәттән Тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе  Умит Ярдым, RTIB  җитәкчесе Наки Карааслан һәм 300 дән артык Төркия бизнесы вәкилләре катнаштылар. Килешүгә кул кую церемониясе Төркия һәм Россия эшмәкәрләре өчен Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы презентациясен күрсәтүдән соң үтте. “Без элемтәләребезне киңәйтүгә шат булабыз, моңа бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия һәм Төркия эшмәкәрләре Ассоциациясе арасында аралашу буенча кул куелган килешү ярдәм итәчәк”, - дип Рөстәм Миңнеханов белдерде. Презентация барышында Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың инвестицион потенциалы турында сөйләде: узган елда республикада чит ил инвестицияләренең дүрттән бер өлеше Төркия бизнесына килде. Ул, шулай ук, Агентлык эше турында белдерде: “Агентлык “бер тәрәзә” режимында инвестицион проектларны бөтен яшәү циклы буенча алып бара”. Презентация ахырында Агентлык җитәкчесе Төркия эшмәкәрләре белән аралашуның юнәлешләре буенча берничә сораулар турында сөйләшүләр үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International